Әлки районында өлкәннәргә азык-төлек продуктлары китерү оештырылган

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Авыл җирлекләре советларының башкарма комитетларында азык-төлек һәм дарулар китерүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне кабул итү оештырылды.

Мәсәлән, Чуаш Кичүе авыл җирлеге Советында телефон янында дежурлар тора. «Әлегә аерым гаризалар, мөрәҗәгатьләр юк иде, ләкин пәнҗешәмбе көнне ипине Новостройка бистәсенә илтеп җиткерүләрен сорадылар. Анда 8 ишегалды бар, аларның һәркайсында 2-3 кеше яши. Кече авыллар турында да онытмыйбыз. Беркемне дә ярдәмебездән калдырмыйбыз", - диде җирлек башлыгы Ирина Мамбетова.

Аның сүзләренә караганда, торак пунктларда өлкәннәр турында кайгыртучы, аларның азык-төлеккә булган ихтыяҗын канәгатьләндерүче волонтерлар бар. Бу изге эшне укытучылар, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл җирлеге Советы үз өстенә йөкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International