Юлчылар Әхмәт авылыннан Юхмачы территориясе тәмамланганчы федераль трасса участогында чокырларны ремонтлау белән шөгыльләнәләр.
«Алексеевскдорстрой» ның Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин сүзләренә караганда, Алексеевск-Югары Колок трассасы киселешендә 69-82 км арада салынган асфальт бик нык искергән, аны эксплуатацияләү вакыты күптән чыккан. Шуңа күрә ул ватыла, уала.
- Эшчеләр көн саен юллардагы чокырларга 20 тонна асфальт салалар. Моннан тыш тукталыш павильоннарын күгәректән чистарталар һәм яңадан буыйлар. Без киләсе сезонга әзерлек кысаларында автомобильләрне ремонтлау белән дә шөгыльләнәбез. Безнең коллектив зур, 170 кеше исәпләнә. Оешма эше бик мөһим, шуңа күрә без эшләвебезне дәвам итәбез, - диде Рашат Гыйззәтуллин «Әлки хәбәрләре» корреспондентына.
1 апрельдән авыр йөк машиналары хәрәкәтенә чик кертелә: авырлыгы 6 тоннадан артык булган автомобильне трассага чыгаручылар штрафка тартылачак. Чикләү ай дәвамында булачак.