https://vk.com/away.php?to=https%3A%2F%2F5-delivery.ru%2FТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Пятерочка» сәүдә челтәре Казанда «Китереп бирү. Пятёрочка» сервисын башлап җибәрде. Бу хезмәт Татарстан башкаласының Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Вахитов, Совет һәм Идел буе районнарында күрсәтелә. Сервис кысаларында Татарстан фермерларының һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен: ит, казылык әйберләре, ярымфабрикатлар, сөт, сыр, йомырка, сөт һәм икмәк продукциясе, яшелчәләр, чәй һәм башка бик күп нәрсәләр сатып алырга мөмкин.
«Китереп бирү. Пятёрочка» хезмәтен куллану өченшул исемдәге мобиль кушымтаны AppStore һәм Google Play платформаларына урнаштырырга кирәк. Анда азык-төлеккә бәяләр кибетләрдәге кебек үк. Товарларга гамәлдә федераль һәм региональ акцияләр гамәлдә, шулай ук «Выучай-карта»га икеләтә бал туплана. Заказларны кибеттә җыялар һәм курьерлар ярдәмендә китереп бирәләр. Түләүне банк картасы ярдәмендә генә башкарып була. Барлык заказлар да шул ук көнне үтәлә, ә логистика илтеп җиткерү вакытын максималь кыскарту өчен өзлексез эшләп бетерә.
«Без, хәзерге вәзгыятьтә кирәкле сервисны эшләтеп җибәреп, тагын да якынрак һәм уңайлырак булырга тырышабыз. "Пятерочка" коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау һәм хезмәткәрләрне һәм сатып алучыларны яклау өчен профилактик чаралар комплексын тормышка ашыра. Кибетләрдә даими дезинфекция үткәрелә, ә китереп җиткерү курьерлары арасында тән температурасын даими үлчәү җайга салынган, шулай ук алар дезинфекция салфеткалары белән тәэмин ителгән», - дип сөйли «Пятерочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров.
Моннан тыш, яңа типтагы коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, сәүдә челтәре үз кибетләренең биналарын дезинфекцияләүгә карата таләпләрне катгыйландырган. Барлык тәэмин итүчеләр дә үз җитештерү мәйданчыкларында профилактикалауның югары чараларын кулланалар. Продукция ышанычлы төргәкләнгән бүлү үзәкләренә керә һәм кабул иткәндә катгый контроль уза. Кибетләрдән товар ташучы машина йөртүчеләр өчен яңа эш кагыйдәләре кертелгән, алар башка хезмәткәрләр белән үзара бәйләнешләрен минимальләштерергә тиеш.