Әлки районының «Әхмәт» отрядында дым каплатуга керештеләр

2020 елның 3 апреле, җомга

Көньяк-Көнбатыш филиалының "Әхмәт" отрядында берьюлы өч агрегат тырмалауга керештеләр.

Чуаш Кичүеннән Равил Хәмидуллин,  «НьюХолланд-500» тракторына 21 метрлы агрегат тагып, көздән сөрелгән басуларны тырмалый. Тракторны өстәмә көпчәкләргә куйганнар, шуңа күрә ул басуда җиңел йөри. БЗ-21 агрегаты беренче тапкыр кулланыла, аннан соң сөрелгән җир тигез, сыйфатлы эшкәртелгән булып кала.

Икенче басуда тәҗрибәле механизатор Рамил Вәлиуллин МТЗ-1221 тракторында да туңга сөрелгән җирләрне тырмалау белән шөгыльләнә. Йолдыз ягыннан күпьеллык үләннәр басуында Ирек Җәләлетдинов МТЗ-1221 тракторы белән дым каплатуга кереште.

Шушы ук филиалның «Борискино» отрядында басуларда дым каплату белән Владимир Николаев һәм Виталий Арнаков шөгыльләнә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International