Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ Авыл халкын ташламалы куллану кредитлары программасын - «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының төп инструментларыннан берсе-гамәлгә ашыру турында килешү имзаладылар.
Еллык 5% ставкасы буенча ташламалы кредит авыл территорияләрендә даими теркәлгән 23 яшьтән 65 яшькә кадәрле Россия гражданнарына бирелә. Аның суммасы 5 елга кадәр 250 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Тагын да түбән процент ставкасы еллык 3% күләмендә шәхси иминиятне рәсмиләштергәндә гамәлдә була.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәрткәнчә, авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан узган елның май азагында расланган иде. Аны тормышка ашыру авыл җирлегендә яшәү шартларын комплекслы һәм системалы яхшыртуга юнәлдерелгән.
Әлеге кредит-максатчан. Авыл халкы аны, үз хуҗалыкларын электр һәм су белән тәэмин итү, су бүлү, җылылык һәм газ белән тәэмин итү өчен, подрядчы оешмалар белән төзелгән килешүләр буенча җиһазлар сатып алу һәм монтажлау өчен куллана ала. Подряд шартнамәләре буенча заем акчаларын шулай ук авыл территорияләрендә урнашкан торак йортларны (биналарны) ремонтлауга да тотарга мөмкин.
Авыл территорияләре исемлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2020 елның 5 мартындагы 48/2-пр номерлы боерыгы белән расланган.http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2257170.pdf Норматив документ нигезендә авыл территорияләренә 30 меңгә кадәр халкы булган авыллар, бистәләр һәм авыл агломерацияләре, ягъни шәһәр тибындагы бистәләр һәм кече шәһәрләр кертелгән. Мәсәлән, бирегә Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә һ. б. кергән.
Элегрәк, 3 мартта, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ ташламалы авыл ипотека буенча килешү төзеде һәм әлеге программаны гамәлгә ашыруга керештеләр.http://agro.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1696938.htm