Әлки районында сөт җитештерү арта

2020 елның 3 апреле, җомга

Соңгы вакытта район терлекчеләре эшкәртүчеләргә көн саен 157,5 тонна сөт  озаталар.

Бу узган елгыдан 2,5 тоннага күбрәк. Республика күләмендә сөт шулай ук узган елга караганда күбрәк җитештерелә. Татарстан терлекчеләре эшкәртүчеләргә көн саен 3805 тонна сөт  тапшыралар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 152 тоннага күбрәк.

Әлки терлекчеләре тулаем савым буенча республика сөт җитештерүчеләренең беренче унлыгына керә. Шуңа да карамастан, безгә һәр сыердан тәүлеклеклек савым күләмен арттырырга кирәк. Чөнки бу күрсәткеч республика буенча уртача күрсәткечтән бераз түбәнрәк. Коронавирус пандемиясе чорында сөт терлекчелеге илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә өстенлекле юнәлеш булып тора. Республикада киләчәктә дә бу секторга аерым игътибар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International