Әлки районы прокуратурасы гомуми изоляция шартларында эш бирүче документыннан (белешмәләреннән) законсыз файдаланган өчен җаваплылык турында аңлата
2020 елның 3 апреле, җомга
Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 2 апрелендәге «Яңа короновирус йогышы таралуга бәйле рәвештә Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында» 239 номерлы Указында эшчәнлеге туктатылмый торган оешмаларның исемлеге каралган.
Аларга түбәндәгеләр керә: өзлексез эшләүче, медицина һәм даруханә оешмалары, халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүче оешмалар, гадәттән тыш хәлләр шартларында кичектергесез эшләр башкаручы, халыкның тормыш-көнкүрешен куркыныч астына куя торган башка очракларда кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату эшләрен гамәлгә ашыручы; кичектергесез функцияләр өлешендә финанс хезмәтләре күрсәтүче оешмалар. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларын җитештерү һәм чыгару белән шөгыльләнүче оешмалар да тулы составта эшли.
Мондый оешмалар хезмәткәрләренең эш урынына (урыныннан) бару һәм кайту алар тарафыннан мондый оешмада хезмәт вазыйфаларын үтәү эш бирүченең документы (белешмәсе) булганда гамәлгә ашырыла, аның формасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 31 мартындагы 240 номерлы карары белән расланган.
Эш бирүче документының (белешмәләренең) гамәлдә булуы хезмәт вазыйфаларын үтәүгә бәйле булмаган Татарстан Республикасы территориясе буенча хәрәкәт итүгә кагылмый.
Шулай итеп, күрсәтелгән документ (белешмә) бирелә алмый:
- эшчәнлеге туктатылган оешма хезмәткәренә;
- эшчәнлеге туктатылмаган оешма хезмәткәре булмаган затка;
- эшчәнлеге туктатылмаган, әмма өзлексез производство (хуҗалык) эшчәнлегенә җәлеп ителмәгән оешма хезмәткәренә.
Чикләүләрне бозган, шулай ук ялган документ (белешмә) кулланган өчен җаваплылык каралган. Җәза-штраф яки эшчәнлекне административ туктатып тору.
Саксызлык аркасында кешеләр күпләп авыруга яки агулануга, шулай ук саксызлык аркасында кешенең үлеменә китергән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 236 статьясы нигезендә җинаять җаваплылыгына китерә. Бу җинаятьләр өчен максималь җәза-биш елга кадәр иректән мәхрүм итү.
2020 елның 1 апрелендәге 99-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, административ хокук бозулар турында РФ Кодексына төзәтмәләр кертелде. Инфекция таралу куркынычы шартларында һәм чикләү чараларын гамәлгә ашыру чорында эпидемиягә каршы чараларны үтәмәгән өчен гражданинга 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф яный. Вазыйфаи затлар өчен штраф суммасы 50дән 150 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен – 200дән 500 мең сумга кадәр каралган. Моннан тыш, оешмаларга 30 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору яный. Әгәр закон бозу кеше сәламәтлегенә зыян китерсә яки аның үлеменә китерсә, ләкин җинаять билгеләре юк икән, гражданнардан – 150дән 300 мең сумга кадәр, вазифаи затлардан – 300 меңнән 500 мең сумга кадәр, юридик затлардан-500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф түләттереләчәк яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору булачак.
Әлки районы прокуратурасы