Татарстан Росреестры штат режимында эшләвен дәвам итә

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, законнарда каралган барлык срокларны үтәп, күчемсез милек белән алыш-бирешләрне тулы күләмдә башкару өчен кирәкле теркәү эшләрен дәвам итә.

«Хәзер Татарстанлыларның күбесе үз-үзләрен изоляцияләүгә карамастан, күп кенә ведомстволарның, шул исәптән дәүләт органы буларак, Росрестрның эше туктамый. Без, исәпкә алу-теркәү эшләрен башкару срокларын бозмыйча, үз эшебезне штат режимында дәвам итәбез - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина. - Әйе, яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан КФҮтә документлар кабул итү туктатылды. Шуңа күрә без гариза бирүчеләргә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуга өстенлек бирергә киңәш итәбез. Әмма хәзерге вакытта Росреестр порталында сервисларның өзлексез эшләве өчен барлык кирәкле чаралар күрелүен ассызыклыйсым килә".

Людмила Кулагина сүзләренә караганда, килеп туган чынбарлыкта документларны электрон тапшыру иң оптималь вариант, чөнки бәхәссез өстенлекләргә ия. Сүз дә юк, беренче чиратта, бу башка кешеләр белән шәхси элемтәләрне булдырмау. Моннан тыш, күчемсез милекне теркәү кыскартылган вакытта башкарыла, ә физик затлар өчен дәүләт пошлинасы 30 процентка кимрәк алына. Өстәвенә, хәзерге вакытта Росреестрның күпчелек дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алырга мөмкин.

Шулай итеп, Росреестрның электрон хезмәтләре порталында дәүләт кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милек объектларына хокукларны теркәү документлары тапшырылырга мөмкин; Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) белешмәләр сорату; күчемсез милек объекты турында онлайн режимда белешмә мәгълүмат һ.б. Кирәкле документлар һәм гаризалар бирү тәртибе турындагы мәгълүмат "Тормыш ситуацияләре" бүлегендә җыелган.  Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы офисында алдан язылу буенча экстерриториаль принцип буенча документлар тапшырырга мөмкин булуына да игътибар итәбез.

Әгәр гражданнарның күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле сораулары туса, алар Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайтында күрсәтелгән телефоннар буенча “Гражданнар мөрәҗәгатьләре” бүлегендә дистанцион консультацияләүдән файдалана алалар.  Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнар күчемсез милекне дәүләт теркәве туктатылган очракта нишләргә кирәклеген һәм аның сәбәпләрен 2020 елның 30 апреленә кадәр бетерергә кирәк булуын белә алган махсус кайнар линия эшләтеп җибәрде. Әлеге кайнар линия (843)255-25-71 телефоны буенча һәр көнне - 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13 дән 17.00 сәгатькә кадәр уза.

Шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре почта аша һәм электрон почта аша кабул ителә. Росреестр колл-үзәгенең тәүлек буе бердәм белешмә 8(800)100-34-34-34 телефоны аша,  күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча консультация алырга мөмкин.

 Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең башка юнәлешенә килгәндә, җир законнары үтәлешен планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү 2020 елның 1 маена кадәр туктатылган.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International