"Әлки хәбәрләре» газетасы редакциясе гадәти режимда эшли

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Районның тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче оешма-предприятиеләр карантин чорында да эшләвен дәвам итә. “Әлки хәбәрләре” газетасы да гадәттәге режимда – атнага ике мәртәбә укучыларына барып ирешә.

Үзизоляция вакытында туганнарыгызны, якыннарыгыз, дусларыгызны туган көннәре, юбилейлары белән шәхсән үзегез котлый алмыйсызмы? Моны сез  газета аша эшли аласыз. Редакция котлаулар, белдерүләрне элеккечә үк кабул итә. Фоторәсеме белән котлау тагын да матуррак булачак, газета битендә әллә каян күзгә ташланып, үзенә җәлеп итеп торачак. Газетаның сайтында котлау сез  мөрәҗәгать иткән көндә үк урын алачак.

Реклама бүлеге эш көннәрендә 8.00-16.00, шимбәдә  8.00-12.00 сәгатьләрдә эшли. Телефоннар: 21-7-65, 89393891614. Шылтыратыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International