«Востокзернопродукт» ААҖдә техник карау уздырылды

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

2020 елның 6 апрелендә техник карап чыгуның расланган графигы нигезендә «Востокзернопродукт»ААҖдә техник карау уздырылды. Техник карауга 32 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде, барлык техника да техник карауны уңышлы узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булуга аерым игътибар бирелде, механизаторлар махсус кием белән тәэмин ителгән. Техника югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International