Татарстан Республикасы Әлки районында Россия Пенсия фонды әлкилеләргә 2020 елның апрель ае өчен вакытыннан алда пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр башкарылуын хәбәр итә.
Кредит оешмалары аша түләүләр алучы гражданнарга счетка акча 2020 елның 9 апрелендә күчәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, ПФРның күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, ПФР органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр - 2-17-05, 2-00-48, 0-74-00 телефоннары буенча алырга мөмкин.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклагыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!