Район башлыгы Александр Никошинның Хәрби комиссариатлар

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле Әлки районы Хәрби комиссариаты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Хәрби комиссариат хезмәткәрләренең бурычлары күп төрле: мобилизация әзерләү һәм үткәрү, яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны һәм уку җыеннарын үткәрүне оештыру, контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны кабул итү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм башка мөһим оборона чаралары. Сезнең максатчан эшегез нәтиҗәсендә яшьләрдә үз илен якларга, РФ Кораллы Көчләрендә лаеклы хезмәт итәргә омтылыш формалаша. Бүген Кораллы Көчләрнең абруе арта, армиядә хезмәт итү мактаулы вазифага гына түгел, мактаулы хокукка да әверелә.
Хәрби чыныгу, бурычларга, иң яхшы хәрби традицияләргә тугрылык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт сезнең хәрби бурычыгызны үтәүдә уңышлы эшчәнлегегезнең нигезе булып калачагына ышанам! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, рух ныклыгы, тынычлык, гаиләләрегездә иминлек телим! Сезнең көндәлек хезмәтегездә тотрыклылык, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм уңышлар юлдаш булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International