Әлки районында көн саен ике мең гектарда дым каплана

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Районда сабан культураларын 43 мең 500 гектарда чәчү күздә тотыла.

Хәзерге вакытта чәчеләсе җирләрдә дым каплау эшләре бара. Хуҗалыкларда туңга сөрелгән кырларның 4500 гектары тырмаланды. Бер үк вакытта күпьеллык үлән басуларында дым каплатыла. 13 мең гектардагы печән җирләренең яртысында тырмалау төгәлләнде.

Күп хуҗалыклар  дым каплау эшләрен тәүлек әйләнәсе, ике сменада оештырдылар. Көн саен  район басуларында бу эш 2 мең гектарда башкарыла. Һава шартлары уңай булса, “Хузангай” җәмгыяте бу атнада  көнбагыш чәчү эшләренә дә керешергә ниятләп тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International