Әлки районы территориясендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның 9 апреле 18 сәгатьтән 2020 елның 10 апреле 22 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең активлашуы турында  Консультация

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча:

2020 елның 10 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с) көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Һава шартлары начараеп, урамда булган очракта, электр линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар белән янәшә тормагыз, шулай ук йорт карнизларыннан, реклама стендларыннан һәм растяжкалардан, ышанычлы булмаган түбәләр һәм авышкан агач кәүсәләре янында торырга киңәш ителми. Җәрәхәтләр һәм имгәнүләр алмас өчен, җил көчәйгән очракта, подъездга яки бинаның подвалына качарга кирәк.
 

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
 

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаулардан тыелып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Туктаган вакытта Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү йөзеннән тормоз педаленә берничә тапкыр басып  сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга.
 

Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм тәбәнгә төшкәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.
 

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
 

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына үтәргә киңәш ителә. Трассада хәрәкәт итүче транспорт булганда йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юлда автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә.  Ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
 

Таймый торган аяк киеме әзерләгез. Сак булыгыз, ашыкмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина яки чәнечкеле очлы махсус таяк  кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз.
 

Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында урамда булсагыз, җир асты кичүе яки бина  подъездларында керергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән көчәйгән  очракта алар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән пыяла ватыклары, шулай ук җил белән каерылган түбә элементлары да куркыныч тудыра.Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә тагы да арта.
7.Йортның  барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне балкон һәм лоджийлардан алырга.

 8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
 

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International