Тәкъдим, фикерләрне 12 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк.
Узган елның җәендә «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча районның барлык күпфатирлы йортларында яшәүчеләр белән фикер алышулар булды.
Әлеге йортларда яшәүчеләр үз фикерләрен әйттеләр, төзекләндерү, бизәү, үз ишегалларында уңайлыклар булдыру буенча тәкъдимнәр керттеләр. Тәкъдимнәр шунда ук махсус планшетта теркәлгән. Күп фатирлы йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектлары әлеге тәкъдимнәрне исәпкә алып эшләнгән.
«Базарлы Матак» идарәче компаниясе рәисе Румия Латфуллина сүзләренә караганда, «Безнең ишегалды» программасына район үзәгендәге 13 күпфатирлы йорт кертелгән.
– Әлеге йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектларын эшләгәндә аларның барлык тәкъдимнәре дә исәпкә алынды. Моннан бер ай чамасы элек, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче, без кабат күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очраштык, ишегалларын төзекләндерү план-схемасын тәкъдим иттек. Проектлар йортлар буенча җаваплылар белән дә килештерелде, - диде Румия Латфуллина.
10 апрельдә ишегалды территорияләренең план-схемалары dvor. tatar сайтында урнаштырылган иде. Бу сайтта Татарстанның барлык районнарыннан 341 ишегалды проектлары бар. Алар барысы да программага керде.
Күпфатирлы йортларда яшәүче әлкилеләр dvor.tatar сайтына кереп, үз ишегалды проектын табарга һәм проектчы-архитекторларның эш нәтиҗәләренә бәя бирергә мөмкин.
Фикерләрне, комментарийларны сайтта өч тәүлек дәвамында – 10-12 апрельдә калдырырга мөмкин.