Әлки муниципаль районында техник карап чыгу үткәрү

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Аппак, Юхмачы һәм Чиябаш авыл җирлекләрендә техник карау уздырылды. Техник карауга 98 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде, барлык техника да техник карап чыгуны уңышлы узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булуга аерым игътибар бирелде, механизаторлар махсус кием белән тәэмин ителгән. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International