С.Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Ветеранны Җиңү көне белән котла» онлайн-акциясен башлап җибәрделәр.
Музей хезмәткәрләренең балалары Бөек Ватан сугышы ветераннарына хатлар язалар һәм аларны социаль челтәрләрдә урнаштыралар. Бу балаларның күбесе сугыш ветераннарын беркайчан да күрмәгән. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары аларга китаплар, кинофильмнар буенча гына таныш. Аларның юлламалары - фронт хатларына охшаган өчпочмаклы хатлар, балаларның ветераннарга мөрәҗәгатендә, илне фашизмнан саклаган өчен рәхмәт сүзләре. "Без матур илдә, тыныч тормышта яшәгән өчен сезнең алда бурычлы", - диелә, аерым алганда, балалар хатларында.
Балалар юлламаларын рәсемнәре белән бизәделәр.