Әлки районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне чәй җыелмасы белән сөендерделәр

2020 елның 8 мае, җомга

Юхмачыдагы картларһәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә Чистай Епархиясеннән үзенчәлекле бүләк китерделәр – берничә зур тартмаларга тутырылган күптөрле чәйләр .....

Аларны интернатка Әлки һәм Спас районнары благочие Андрей Зинков тапшырды. Хәзерге вакытта интернат – йорт хезмәткәрләре бинадан чыкмыйча, өйләренә дә кайтмыйча эшлиләр. Хезмәткәрләрнең беренче сменасы 10 майга чаклы эшлиячәк, аннары аларны коллегалары алыштырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International