Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Авыл батырлыгы» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыра

2020 елның 8 мае, җомга

«Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы социаль челтәрләрдә Хәтер һәм Дан елына багышланган Бөтенроссия челтәр акциясен уздыра. «Авыл батырлыгы» акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. Җиңүчеләрне дипломнар, «Трудовая доблесть России» БВС (ВОВ) мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.

Катнашу өчен 31 майга кадәр социаль челтәрләрдә (ВКонтакте, Инстаграм) үзеңнең фотографияңне һәм Бөек Ватан сугышы елларында авыл җирлегендә тылда эшләгән һәм фронтны азык-төлек белән тәэмин иткән, шулай ук сугыштан соң илне торгызуда булышкан туганнарыңның фотоларын бердәм хэштеглар белән #ПодвигСела, #ТатарстанПодвигСела, #ГодПамятиСлавы, #РССМ урнаштырырга кирәк.

Иң яхшы фотолардан акция эшләренең фотокүргәзмәсе оештырыла, аны презентацияләү 2020 елның июлендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында узачак. Җиңүчеләрне жюри билгеләячәк, аларны билгеләгәндә публикациягә лайклар саны, аның уникаль һәм оригиналь булуы исәпкә алына.

«Подвиг села» акциясе «Россия авыл яшьләре берлеге»нең «Соль земли» проекты кысаларында уза, ул 2020 елда Хәтер һәм Дан елын Россия Федерациясендә уздыру буенча Россия Президенты Администрациясе тарафыннан расланган төп чаралар планына кертелгән.

Оештыру комитеты контактлары: тел.– 8(495)621-50-52; e-mail – info@rssm.su

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International