Хөрмәтле райондашлар һәм район кунаклары!
Сезне чын күңелдән хәрби һәм хезмәт даны, милли горурлык һәм халык хәтере көне-Җиңү көне белән котлыйм!
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллык юбилие билгеләп үтелә. . Җиңү көне безнең өчен Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган халкыбызның батырлыгы, бөеклеге, көче һәм ихтыяр көче, Россиянең абруе символы булып калачак.
9 Май буыннарны батырлык тарихы белән берләштерә: һәр гаиләнең үз герое, алар безнең йөрәкләрдә яши, алар безнең белән бергә «Үлемсез полк»сафларында.
Сугыштан кайтмаган уллар, кызлар, әтиләр, әниләр, дәү әтиләр, ирләр, хатыннар, абыйлар, апалар, полкташлар, туганнар, дуслар алдында баш иябез.
Хөрмәтле райондашлар, сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм иминлек телим! Һәрвакытта да сез хөрмәт һәм аңлау, мәхәббәт һәм кайгырту тоеп яшәсәгез иде.