Әлки районы: «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булырмы?

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

Берничә әти-әни редакциягә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева әйтүенчә, бу сорауга әле төгәл генә җавап биреп булмый.

–Барысы да республикада эпидемиологик хәлнең нинди буласына бәйле, –ди Сурия Шәһитовна.

Билгеле, бигрәк тә чыгарылыш сыйныфлар укучылары әлеге бәйрәмнәрне көтә иде. Быел районның урта мәктәпләрен – 56 укучы, ә тугызынчы сыйныфны 204 егет һәм кыз тәмамлый. Барысы да әйбәт булыр дип өметләник. Иң мөһиме, балалар сау-сәламәт булсын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International