Әлки районының Татар Төгәлбае авылында сугыш ветераны Нургазиз Хисмәтовны котладылар

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

Быел җәй 100 яшен тутырасы Нургазиз Әһлиулла улы Хисмәтов – Әлки районында яшәүче алты Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе.

9 Май иртәсендә ветеранны Җиңү көне белән котларга Кошки авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллин, авыл клубы һәм китапханәсе җитәкчеләре килделәр.

Минзакир Гайфуллин ветеранны кайнар котлады, сәламәтлек теләде, кызыл лалә чәчәкләре, бүләк тапшырды. Аннан соң сугыш каһарманы хөрмәтенә шигырь, җырлар яңгырады. Нургазиз ага бу чыгышларны бик кызыксынып тыңлады.

"Мондый ихтирамыгыз өчен зур рәхмәт сезгә", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International