Чикләүләрне йомшарту шартларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Республикада югары әзерлек режимы бетерелми.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыклары белән булган онлайн утырышта аларга үзчикләнү режимын йомшарту шартларында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычын куйды. Президент сүзләренчә, бүген республиканың туксан процент предприятиесе күпмедер дәрәҗәдә эшли инде. Аларның санитария-эпидемиология норма чараларын саклау практикасы халыкның куркынычсызлыгын дөрес оештырганда эшне яңартып булуын күрсәтте.

Президент битлек режимын саклау мөһимлеген дә билгеләп үтте. Кеше күп җыелган урыннарда: кибет, җәмәгать транспортында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри кала.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге чаралар ил башлыгы Владимир Путинның 6 майда ил икътисадын күтәрүгә багышланган утырышта куйган бурычлар кысаларында алып барыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International