Әлки районының Югары Әлки авылында сугыш ветераны өчен йорт тәрәзәләре каршында концерт оештырдылар

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Югары Әлкидә яшәүче сугыш ветераны Мәхмүт ага Хәйдәровка 92 яшь инде, шунлыктан исәнлеге дә мактанырлык түгел.

Шуны искә алып һәм үзчикләү реҗимын да үтәп, мәктәп укучылары бәрәм концерты белән аның өе янына, тәрәзә төбенә килделәр. Ветеран балаларның котлауларын тәрәзә аша гына карап утырды. Күренде ки, аңа мондый игътибар бик охшады.

Аннары укучылар укытучылары белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә чәчәкләр куйдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International