Әлки районында чәчү темпы югары

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Район механизаторлары һәр көнне 2000-2300 гектар мәйданда чәчү эшләре башкаралар. Барысы 32 мең 260 гектарда чәчү үткәрелде. Бу планга карата 74 процент тәшкил итә.

Хәзер игенчеләребез арпа, көнбагыш, бөртек өчен кукуруз, сабан бодае, берьеллык үлән чәчү белән мәшгульләр. Көннәр аяз торса, бу культураларны чәчүне атна ахырына төгәлләргә дә мөмкиннәр. Ә “Хузангай” җәмгыяте сабан культураларын бүген-иртәгә чәчеп бетерәчәк.

Бер үк вакытта чәчү мәйданнарын чүп үләннәргә, корткычларга, төрле чирләргә каршы эшкәртү бара. Әйтик, чүп үләннәргә каршы 8400 гектарда бу эш башкарылган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International