Балалы гаиләләргә түләүләр

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Әлки районындагы Идарәсе хәбәр иткәнчә, Президент Указы нигезендә, гаиләләргә   апрель-июнь айларында өч яшькә кадәрге балаларга  бирелүче айлык 5 мең сум акча түләү хокукы киңәйтелде. Хәзер бу акчаларны ана капиталы хокукына ия гаиләләр генә түгел, ә 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче баласын тапкан яки уллыкка алган барлык гаиләләр дә алырга мөмкин.

Моннан тыш, 3тән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар. Акчалар, ана капиталына хокук булуга карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр, күрсәтелгән яшькә җиткән һәр балага биреләчәк. Түләү өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

"Түләү сорап мөрәҗәгать итү өчен гаиләләрнең биш айга якын вакыты бар, гариза 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәк түгел. Аерым игътибар бирәсем килә, гариза тутырганда әлеге мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтергә кирәк, мәсәлән, счет мөрәҗәгать итүченеке һәм гамәлдәге булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Әлки районында Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов.

Гаризаны бары тик алдан язылу буенча гына шулай ук күпфункцияле үзәкләр аша да бирергә мөмкин.

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

 

Әлки районында Пенсия фонды:

Базарлы Матак авылы, Ленин ур., 4

Элемтә өчен телефоннар: 2-17-05, 2-17-07, 2-00-48

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International