Әлки районы фермеры нәселле сыерларны Мәскәү өлкәсеннән кайтарткан

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Түбән Биктимердә эшләүче фермер Нина Агапова Мәскәүдән айшир токымлы 13 баш савым сыеры кайтарткан.

 

Малларны ул нәселле сыерлар җитештерү белән шөгыльләнүче заводтан алган. Нина Агапова әйтүенчә, коронавирустан саклану белән бәйле чикләүләр чорында сөтбикәләрне сату-алу мәсьәләләрен интернет аша хәл иткәннәр. Транспорт чыгымнарын да кертеп, һәр сыер 100 мең сумнан артык бәягә төшкән. Кайтаруга маллар район ветеринария берләшмәсе белгечләре тарафыннан тиешенчә тикшерелгән.

 

Фермер нәселле сыерлардан күп сөт савып алырга өметләнә. Ул ике яңа савым аппараты да сатып алган.

 

Нина Агапованың гаилә фермасында бүген 60 баштан артык мөгезле эре терлеге, шулай ук кәҗәләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International