Халыкка ярдәм сыйфатында «Татпотребсоюз» линиясе буенча әлкилеләргә кәбестә үсентеләрен бушлай тараталар. Бу-яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле киеренке икътисади вәзгыять шартларында халыкка ярдәм итү чарасы.
Бүген үсентеләр авыл җирлекләре башкарма комитетларына кайтты. Теләгән кешеләр кәбестә үсентеләрен нәкъ менә шунда алырга мөмкин.