2020 елның 13 маенда Алпар, Иске Чаллы, Яңа Үргәагар авыл җирлегендә техник карау уздырылды. Техник карауга 71 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде, барлык техника да техник карап чыгуны уңышлы узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булуга аерым игътибар бирелде, механизаторлар махсус кием белән тәэмин ителгән. Техника югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.