Әлки районында депутат исеменнән ифтар өчен пакетлар тараттылар

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев ураза тотучыларга ифтар өчен 200 азык-төлек җыелмасы ясатып кайтарган.

Фоат Вәлиев башка елларны ураза айларында районның берничә авылында ифтар мәҗлесләре үткәрә иде. Быел коронавирус чире таралу куркынычы аркасында андый зур табыннар оештыру мөмкинлеге юк.

Якташыбыз ифтар өчен ашамлыклар пакетларын ураза тотучы 65 яшьтән өлкәннәргә таратуны сораган. Пакетлар хөрмә җимеше, чәй, конфет, бал кебек тәм-томнар белән тулы.

Районның 15 авылында азык-төлек җыелмалары алдан төзелгән исемлекләр нигезендә ялгыз яшәүчеләргә, авыруларга, аз керемлеләргә өләшенгән. Әби-бабайлар өлкәннәрне шулай шатландырган өчен депутатка рәхмәтләрен җиткергәннәр, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International