Март аенда эшкуарлар һәм ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил арасында коммуникацияләрнең яңа турыдан-туры каналы эшли башлады. Сүз «Деловорот» телеграмм -каналы турында бара. (https://t.me/delovorot.)
Ни өчен без аны шулай дип атадык? ТР бизнес-омбудсменының кайнар линиясенә шалтыраткан эшмәкәрләрнең берсе үз бизнесындагы вәзгыятьне әнә шулай тасвирлады. Шулай итеп, ул Covid-19 короновирусы аркасында хәлләрнең тиз үзгәреп торуын әйтергә теләгән. «Деловорот» телеграмма-каналына язылып, сез турыдан-туры сезнең эшмәкәрлек эшчәнлегенә кагылучы законнардагы соңгы үзгәрешләр турында хәбәрдар булачаксыз. Сез беренче булып ярдәм итүнең яңа дәүләт программалары турында белерсез һәм аларны ничек файдаланыргаикәнлеге турында компетентлы аңлатмалар алырсыз. Телеграмма-канал станицияләрендә даими рәвештә теге яки бу ярдәм чараларына, аерым районнарда булган бизнес-климатка, хәзерге вакытта эшкуарларны борчый торган проблемалар турында сораштыру һәм тавыш бирү үткәрелә. Тавыш бирү нәтиҗәләре ТР бизнес-омбудсмены аппараты экспертлары тарафыннан җентекләп өйрәнелә һәм аның эшендә актив кулланыла.
«Деловорот»телеграмма-каналына язылыгыз! Без бергә көчлерәк булачакбыз, бергә без эшне яхшы якка җәелдерә алачакбыз!
Иң изге теләкләр белән ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – ТР Президенты ярдәмчесе Фәрид Абдулганиев