Аязучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез. Иртән, көндез урыны белән кыска һәм уртача яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяктан секундына 6-11 м/с, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +0..+5˚, туфракта урыны белән -2˚. Көндез максималь һава температурасы +13..+16˚.
Урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтү. 2020 елның 14-19 маенда Татарстан Республикасы территориясендә, нигездә, көнчыгыш районнарда, урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 класс).
Начар метеорологик күренешләр. Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 15 маенда иртән һәм көндез урыны белән яшен, көньяктан секундына 15-18 м/с кадәр көчле җил көтелә (Казан шәһәрендә - 15 м/с кадәр).