Әлки районында коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә 2,2 меңгә якын бала матди ярдәм алачак

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

3 яшьтән алып 15 яшькә кадәр кечкенә әлкилеләрнең әти-әниләре дәүләт хезмәтләре Порталы аша 10 мең сум күләмендә түләү алу өчен гариза бирә. Россия Президенты Владимир Путин илнең яшь гражданнарына 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында күрсәтмә биргәч, аларның ата-аналары гариза бирү өчен тизрәк гаджетларына “ябыштылар”. Ләкин бу “ябырылулар”га сервисның куәте җитми һәм халык гаризаны электрон рәвештә җибәреп булмавына зарлана башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International