Әлки районы: урамнарда чүп үләннәргә каршы көрәш башланды

2020 елның 15 мае, җомга

Район үзәге Базарлы Матакта 69 урам бар. Аларны тәртиптә тоту, чүп-чардан чистарту, биек үсеп киткән үләннәрне чабып тору – шунда яшәүчеләрнең бурычы.

Ә менә урам юллары кырыйларын, тыкрыкларны, иясез калган участокларны оешма-учреждениеләр коллективлары тәртиптә тотарга тырыша.

Соңгы атнада  бөтен дөньяны тузганакның сары чәчәге басты. Әлеге әрсез чүп үләнен кичекмәстән юк итү өчен коллективлар үзләренә беркетелгән урамнарда үләннәрне чаба башладылар.

Редакция хезмәткәрләре дә үз биналары урнашкан Ленин урамында сары чәчәк белән көрәш башлады. Без кар эрегәннән башлап кара көзгә кадәр әлеге урамда тәртип, чисталык булдыру белән шөгыльләнәбез.

Кешенең күп кенә сыйфатлары ул яшәгән урамның, капка төбенең нинди булуыннан да күренә. Әйләнә-тирәбезне чиста тотыйк! Һәр авылда урамнар көлеп торсын, үткән-сүткәннәр: “кара әле, нинди уңган кешеләр яши икән биредә!”,–дип сокланырлык булсын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International