Бүген, 2020 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авыл җирлеге Советының чираттан тыш илле беренче утырышы булды.
Утырышны Әлки муниципаль районы башлыгы, Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы Александр Никошин алып барды. Совет утырышы эшендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов, Әлки районы прокуроры Руслан Гыйзәтов, Базарлы Матак авыл җирлеге депутатлары һәм районның муниципаль хезмәткәрләре катнашты