Татарстанда 162 “Агростартапер" ның исемнәре игълан ителде, алар якын арада авылда үз бизнес-проектларын башлап җибәрәчәкләр

2020 елның 15 мае, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында «Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү»ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә.

Татарстанның 36 муниципаль районыннан конкурска гариза биргән 300 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 162 фермер 1,6 млн.сумнан алып 6 млн. сумга кадәр грантка ия булды. Җиңүчеләр арасында Кукмара (27 фермер), Мамадыш (19 фермер) һәм Саба (17 фермер) районнары бар.

Грант алучылар, нигездә, ит һәм сөт җитештерү юнәлешендә терлекчелек, ат үрчетү, сарыкчылык, кошчылык, умартачылык, гөмбәләр үстерү һәм товар балыгы җитештерү, шулай ук җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үстерү, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары җитештерү буенча проектларны гамәлгә ашырачаклар.

 «Соңгы елларда авыл хуҗалыгы җитештерүен автоматлаштыру һәм авыр кул хезмәтен техника белән алыштыру хисабына авыл халкы турыдан-туры агросәнәгать комплексы оешмаларында кими бара. Шуңа бәйле рәвештә аларны эшкә урнаштыру, эш белән тәэмин итү, керем белән тәэмин итү проблемасы килеп баса. Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасы «кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм ул авыл җирендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, авыл халкының үзмәшгульлеген тәэмин итүгә, авылда яшьләрнең эшлекле активлыгын күтәрүгә, авылдагы тормыш рәвешен саклап калуга юнәлдерелгән», - дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшь фермерлар тарафыннан акчаларның максатчан тотылышын контрольдә тотуны тәэмин итә. Бирелгән грантларларның максатсыз кулланылуын һәм (яки) аларны алу өчен дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар бирү фактларын ачыклаганда кире кайтарылырга тиеш, дип искәртә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International