Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге Нурлат , Аксубай , Әлки, Чирмешән районнарында эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Консультация өчен алдан язылу кызыксындырган сорауны күрсәтеп, 884345 2 08 83, 884345 2 19 71 , 884346 2 10 89 (2020 елның 18-19 май көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр) телефон номерлары буенча башкарыла.
Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Территориаль бүлек эшмәкәрләрне Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы, 10 нчы йорт, Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 56 нчы йорт (авыл хуҗалыгы идарәсе бинасы) адресы буенча көтә.
Консультациягә язылган эшмәкәрләргә Роспотребнадзорның территориаль бүлекләренә барганда сулыш органнарын (битлекләр, ресираторлар) һәм кулларны (перчаткалар) индивидуаль яклау чараларын кулланырга кирәк.