Кошчылар субсидиягә исәп тота алалар

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Кош-корт алып үстерүчеләр аның чыгымнарын өлешчә каплауга субсидиягә исәп тота ала.

Авыл халкы хәзер хуҗалыгында үстерү өчен каз-үрдәк бәбкәләре, бройлер чебиләре сатып ала. Соңгы елларда республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу максатларда субсидия бирә башлады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш бухгалтеры Гөлфирә Сәлахова аңлатуынча, моның өчен билгеле бер шартларның үтәлүе зарур. Бәбкә-чебиләрне Татарстан территориясендә теркәлгән  кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алырга кирәк. Кош-корт бер айдан зуррак булмаска, аларның гомуми саны 50 дән 100 башка кадәр булырга тиеш. Аларны билгеле бер вакыт дәвамында (бройлерлар һәм үрдәкләрне – 2 ай, казлар һәм күркәләрне – 4 ай) асрау мөһим.

Субсидия алу өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә документлар пакетын (сату-алу килешүе, касса чегы, накладной, ветеринария белешмәсе һ.б.) тапшырырга кирәк. Бройлер чеби өчен – 30 сум, үрдәккә – 80 сум, каз һәм күркә бәбкәсе өчен 100 сум түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International