РОСПОТРЕБНАДЗОР хәбәр итә

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, 2019елның 12 декабрендәге 370 номерлы идарәнең №370 боерыгын үтәү йөзеннән, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан 2020 елның 27 маенда 14.оодан 15.30 сәгатькә кадәр  Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары халкының шәхси кабул итүен ВКС режимында үткәрү планлаштырыла.

Консультация өчен алдан язылу 884345 2 08 83, 884345 2 19 71, 884346 2 10 89 телефон номерлары буенча  2020 елның 20 маеннан алып 26 майга кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.45 сәгатькә кадәр башкарыла, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да күрсәтергә кирәк.

Территориаль бүлек гражданнарны түбәндәге адреслар буенча көтә:

Нурлат шәһ., Мәктәп ур., 10 й., Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 56 й.

Игътибар итегез, консультациягә язылучы гражданнарга, Роспотребнадзорның  территориаль бүлекләрендә булганда, сулыш органнары (битлекләр, респираторлар) һәм кулларны (перчаткалар) индивидуаль яклау чараларын кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International