"Бергәләп коррупциягә каршы!" Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды.

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

РФ Генераль прокуратурасы «Коррупциягә каршы бергәләп!» коррупциягә каршы социаль реклама халыкара яшьләр конкурсын үткәрә.

Эшләр 2020 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр конкурсның рәсми www.anticorruption.life сайтында «Иң яхшы плакат» һәм «Иң яхшы видеоролик».номинацияләрендә кабул ителәчәк. Конкурста катнашу өчен, теркәү формасын тутырып, конкурсның рәсми сайтында теркәлү узарга һәм конкурс кагыйдәләре белән үзенең ризалыгын, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгын расларга кирәк.

Әлеге конкурста катнашуга 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Конкурс эшләрендә җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәш буенча заманча дәүләт механизмнарын, шулай ук әлеге юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырырга кирәк.

Конкурска йомгак ясау, җиңүчеләрне һәм призерларны игълан итү Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә (9 декабрь) туры китереләчәк.

/file/alkeevskiy/File/Конкурс кагыйдәләре.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International