Әлки районында битлекләр һәм перчаткалар йөртү режимын үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартыла

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Полиция хезмәткәрләре районның торак пунктлары буйлап рейдлар үткәрәләр һәм битлек -перчатка режимының үтәлешен тикшерәләр.

Билгеле булганча, 12 майдан республикада битлек -перчатка режимы кертелде. Хәзер кибет һәм даруханәләр, почта бүлекләре, хезмәт күрсәтүче оешмалар, җәмәгать урыннарында булганда һәркем медицина битлеге һәм перчаткалар кияргә тиеш. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау, үз-үзеңне һәм башка зарарланудан саклау максатларында ниләр эшләнүе һәркемгә билгеле. Ә бит район территориясендә вирус бар инде, авырулар саны арта. Шуңа күрә саклау чараларын үтәү артык булмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International