Сихтермә-Хузангай авылында 40 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә
Авылларның күбесе бүген “олыгаюга”, халык санының кимүенә йөз тотканда, Сихтерме-Хузангайда яшәүчеләр саны арта, балалар күбәя бара. Биредә яңа өйләр төзелә, яңа урамнар барлыкка килә. Әле тагын 20 яңа йорт салынып ята. Ә менә мәктәп бинасының бер канатында урын алган балалар бакчасы бүген инде бу авыл өчен кечкенә булып калган – 25 урынлы бакчага 32 сабый йөри. Хәер, 100 балага исәпләнгән мәктәп бинасы да тиздән инде кысан булачак.
Шуларны истә тотып, биредә республика программасы нигезендә 40 балага исәпләнгән бакча һәм 192 укучыга мәктәп төзеләчәк. Мәктәп төзелешенең проекты эшләнә, ә менә бакча инде быел ук балаларны кабул итәчәк.
Сихтерме-Хузангайда яңа балалар бакчасы төзелеше бер ай элек башланган. Төзелеш эшләрен “Стройдорсервис” җәмгыяте алып бара. Бу предприятие соңгы елларда районда байтак эшләр башкарды. Эчке эшләр бүлекчәсе биналарын төзеделәр, район мәдәният йортына, бәби тудыру бүлегенә капиталь ремонт ясадылар, Үзәк парк төзелешендә дә катнаштылар. Инде бакча бинасының нигезен корып, стеналарын күтәрә башлаганнар.