Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштергәндә электрон мөрәҗәгатьләр саны артты

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан үзизоляцияләү чорында электрон рәвештә кергән исәп-теркәү эшләрен башкаруга гаризалар саны шактый арткан.

Әйтик, агымдагы ел башында Татарстан Росреестрына 7-8 мең электрон гариза килгән булса, апрель аенда Росреестр порталы аша шундый 13 268 гариза бирелгән, бу ел башы белән чагыштырганда 80% ка күбрәк.

Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә килгән гаризаларның гомуми саныннан электрон мөрәҗәгатьләр өлеше 2020 елның апрелендә 27,6% тәшкил итте. Чагыштыру өчен: гыйнвар аенда әлеге күрсәткеч – 9,3%, февральдә – 10,7%, мартта 13,6% тәшкил иткән.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова шәрехләвенчә, мөрәҗәгать итүчеләрнең активлыгын кинәт кенә артуы закончалыклы:

"Мәҗбүри үзизоляцияләү вакытында күп кенә мөрәҗәгать итүчеләр, бигрәк тә күчемсез милек базарының профессиональ катнашучылары, Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алуга документларны электрон тапшыру өстенлекләреннән файдалана һәм бәяли алды. Барыннан да элек, бу Росреестр порталының тәүлек буе эшли алырлык булуы, документларны карау срокларын кыскаруы һәм физик затлар өчен дәүләт пошлинасы күләменең 30 процентка кимүе. Моннан тыш, электрон рәвештә документлар биргәндә, башка кешеләр белән артык элемтәләр булмый, бу хәзерге вакытта аеруча актуаль. Без хәтта карантин чикләмәләрен тулысынча бетергәннән соң да Росреестрның электрон хезмәтләреннән актив файдаланырлар дип өметләнәбез ".

Игътибарга

Росреестрның электрон хезмәтләре порталында дәүлә күчемсез милек объекты турында онлайн режимында белешмә мәгълүмат һ. б. кадастр исәбенә документлар һәм күчемсез милек объектларына хокукларны теркәү өчен документлар тапшыру мөмкин; Кирәкле документлар һәм гаризалар бирү тәртибе турында Мәгълүмат "Тормыш ситуацияләре” бүлегендә җыелган. Шулай ук игътибар итегез: Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы офисында алдан язылу буенча документларны экстрориториаль принцип буенча (ягъни күчемсез милек объектының урнашу урынына карамастан) тапшырырга мөмкин.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International