Значокларны реализацияләүдән барлык акчалар ветераннарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтеләчәк.
Татарстанда онлайн-режимда ел саен үткәрелә торган «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе үткәрелә, ул Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Аны «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештыра. Акцияне оештыручылар онлайн-маркетплейслар, ретрейл-партнерлар һәм волонтерлык оешмалары аша «Кызыл канәфер» значокларын сатачаклар, акциянең девизы - «Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм».