Әлки районы Аппак авылы өлкәннәрен иганәче авылдашлары сөендергән

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Аппакта туып үскән, хәзер Казанда яшәүче Мансур Нотфуллин авылдашларын мул бәйрәм бүләкләре белән сөендергән.

Мансур Нотфуллин туган авылына гел ярдәм итеп тора. Аның авылдашлары өчен башкарган игелекле эшләре бихисап.  Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан да ул Аппак җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә бик бай азык-төлек пакетлары әзерләп җибәргән. Ураза тотучы өлкәннәр дә аның күчтәнәч җыелмаларын алган. Җирлектә 25 өлкән кеше иганәченең бәйрәм бүләкләренә ия булган.

Аппак авыл җирлеге җитәкчелеге дә тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш ветераннарының тол хатыннарына бүләкләр өләшкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International