Иртәгә таңның беренче сәгатьләрендә районнан бер төркем егетләр язгы чакырылыш буенча Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә озатыла.
Беренчеләр җидәү, алар Базарлы Матак, Иске Әнҗерә, Иске Хурада, Югары Колчурино, Баллыкүл авылларыннан. Егетләрне якыннары, дуслары, район хәрби комиссариаты яныннан озатып җибәрәчәк. Булачак солдатларны утырткан автобусның таң белән – иртәнге сәгать дүрттә юлга кузгалуының сәбәбе гади – ул әле күрше Спаска да керә һәм шул район егетләрен дә алып Казанга юл тотачак. Булачак солдатлар әлегә республика хәрби комиссариатының чакырылыш пунктында җыелалар. Әйтүләренчә, егетләребезне хәрби хезмәткә Татарстаннан бик еракка җибәрмәячәкләр.