Әлки районында җәмәгать транспортында булганда гражданнарның шәхси саклану чаралары булу-булмавын тикшерәләр

2020 елның 22 мае, җомга

Көн саен полиция хезмәткәрләре һәм район хакимияте вәкилләреннән торган мобиль төркемнәр маршрут транспорт чараларында йөрүчеләрнең маска һәм перчатка режимын ничек үтәвен тикшерү буенча рейдлар үткәрәләр. Тикшерү вакытында пассажирларның индивидуаль саклану чараларыннан булмавы ачыкланса, аларга транспорттан төшеп калырга тәкъдим ителә. Мондый гражданнарга  карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсе 1 бүлеге буенча административ беркетмә төзелә. Закон нигезендә кагыйдә бозучыларны кисәтү яисә бер меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Ә вазыйфаи затлар –10 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик зат хасил итмичә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручылар – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре такси һәм вахта автобусларында йөрүче кагыйдә бозучыларны ачыклаган, аларга карата административ материаллар төзелгән. Әгәр пассажир җәмәгать транспорты салоныннан төшеп калудан баш тартса, полиция наряды чакыртыла. Мондый профилактик чаралар район үзәгендә һәм башка авылларда үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International