Әлки районында бер йортлы авыл кешесе турында кайгырталар

2020 елның 23 мае, шимбә

Сөләйман ага авылда үзе генә тора. Шушы көннәрдә аның янында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Ленар Әһлиуллин булып, хәлен белешеп кайттылар, бер тартма ашамлыклар тапшырдылар. Сөләйман Гыйләҗев үз тормышыннан бик канәгать булуын әйткән. Ашамлыкларны Катюшино авылына килүче автолавкадан ала икән. Кайвакыт машинасы белән Түбән Колчурино авылы кибетенә дә барып килә. Сөләйман аганы җитәкчеләр якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлаганнар. Ярдәм кирәк булса, кичекмәстән Югары Колчурино авыл җирлеге советына мөрәҗәгать итүен сораганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International