21 майда ТР спорт объектлары эшен яңадан башлап җибәргән матбугат туры узды.
Татарстан Республикасында спорт өлкәсендә чикләү чараларын өлешчә төшереп калдыру белән Спорт корылмаларының эшен яңарту һәм аларда тренировкалар процессын оештыру буенча актив эш алып барыла.
13 майдан башлап республиканың әйдәп баручы спортчылары, Татарстан һәм Россия җыелма командалары әгъзалары, шулай ук профессиональ спорт клублары вәкилләренең күнегүләре рөхсәт ителә. 18 майдан башлап спорт үзәкләрендә, йөзү бассейннарында һәм фитнес-үзәкләрдә бер тренер бер үк вакытта бер кешедән дә артык шөгыльләнмәгән очракта, шәхси тренер белән шәхси тренировкалар рөхсәт ителә. Бу дистанцияне һәм санитария нормаларын үтәү шартларында дәүләт спорт мәктәпләренә дә, шәхси фитнес-үзәкләргә дә кагыла.
21 майда ТР Спорт министрлыгы республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен спортчыларның берничә спорт төре буенча күнегүләр процессы актив яңартылган Казан олимпия резервы училищесының спорт объектларына-бассейнга һәм «Олимпиец» спорт комплексына матбугат туры оештырды. Журналистларга спорт объектлары буенча экскурсияне спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Казан олимпия резервы училищесы директоры Фәрит Әхмәдуллин үткәрде.
Шулай итеп, Казан олимпия резервы училищесының «Олимпиец» бассейнында йөзү һәм синхрон йөзү буенча республиканың әйдәп баручы спортчылары – Татарстан һәм Россия җыелма командасы әгъзалары күнегүләре старт алды. Шул ук вакытта "Олимпиец" спорт комплексында авыр атлетика буенча ТР һәм РФ җыелма командалары әгъзалары, өстәл теннисы училищесында тәрбияләнүчеләр, тхэквондо буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы шөгыльләнә.
"Башка спорт объектларындагы кебек үк, биредә барлык санитар нормалар да үтәлгән. Аларга битлекләр һәм перчаткаларны куллану гына түгел, кулларны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар урнаштыру, кергәндә тән температурасын үлчәү, шөгыльләнүчеләр арасында дистанцияне үтәү, спорт инвентарен эшкәртү һәм дезинфекцияләүне дә күздә тотыла. Тренерлар составыда битлек һәм перчаткалардан", - дип билгеләде Фәрит Габделхәй улы.
«Бүгенге көндә республика шәһәрләрендә һәм районнарында спорт корылмалары эшен яңарту һәм аларда тренировкалар процессын оештыру буенча актив эш алып барыла. Аларга, үз чиратында, барлык регламентлар нигезендә һәм барлык санитар таләпләрне исәпкә алып, объектны әзерләргә, инженер системаларын эшләтеп җибәрергә вакыт кирәк. Шуңа бәйле рәвештә спорт объектларын эшләтеп җибәрү процессы бүген дә дәвам итә, объектлар көн саен ачыла», - дип сөйләде журналистларга спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының һәм Россиянең пуля белән һәм стендка ату, теннис, йөзү, синхрон йөзү, бадминтон, ишү спорты, өстәл теннисы, авыр атлетика һәм тхэквондо буенча җыелма командаларының әйдәп баручы спортчылары тулы күнегүләргә кереште. Көн саен тренировкаларның яңартылып торуы арта бара, бүгенге көндә бу 200 дән артык кеше.
Моннан тыш, беренче тренировканы «Стрела» регби клубы уздырды инде, якын арада чемпионатлар туктатылганнан соң беренче тапкыр «Рубин» ФК һәм «Зенит-Казан»ВК да үткәрер дип көтелә.
Күнегүләрне яңадан торгызуның мәҗбүри шарты булып санитар-гигиеник нормаларны һәм дистанцияне үтәү тора-шөгыльләнүчеләр бер-берсеннән кимендә 5 метр ераклыкта булганда, күнегүләрне оештыру мөмкин. Шул ук вакытта бинада бер үк вакытта булган кешеләр саны аның күләме һәм әлеге дистанцияне үтәүне исәпкә алып, анда урнашу мөмкинлеге белән билгеләнәчәк.
Шул ук вакытта татарстанлыларга ачык һавада ике кешедән дә ким булмаган төркем белән һәм бер-берсеннән 5 метрдан да ким булмаган дистанцияне үтәүне исәпкә алып, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта үз-үзеңне изоляцияләүдән чыгуның бу этабында ишегалларында һәм паркларда урнашкан балалар, уен һәм спорт мәйданчыкларында шөгыльләнергә ярамый.
Тармакның үз-үзеңне изоляциядән чыгуының беренче этабында чикләү чараларын акрынлап бетерү бу спортчыларга күнегүләренә юл ачар дип көтелә. Шул ук вакытта бер урында кешеләрнең күпләп җыелуына юл куелмаячак.
«Агымдагы эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып, тармакны реаль торгызу буенча беренче адымнар гына күрелә, әмма аларда да уңай тенденция күзәтелә. Барлык спорт объектларын тулы күәткә ачу вирус таралуның өстәмә учакларын барлыкка килүгә китерергә мөмкин, шуңа күрә алар чикләнгән форматта эшли башлый. ТР Спорт министрлыгы коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы белән актив хезмәттәшлек итә һәм эш алып бара, Россия спорт министрлыгы һәм Роспотребнадзор тармагында чикләү чараларын алга таба бетерү өчен тәкъдимнәренә йөз тота», - дип билгеләп үтте Хәлил Хәмит улы.
ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте