«Игелекле эшләр төбәге»Бөтенроссия конкурсына старт бирелде. Кушылыгыз!

2020 елның 23 мае, шимбә

Конкурсның максаты-Татарстан Республикасы территориясендә волонтерлык инициативаларын тотрыклы үстерү өчен шартлар тудыру, кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыру һәм ирекле эшчәнлеккә җәлеп ителгән гражданнар санын арттыруга ярдәм итү.

Конкурста катнашу өчен чакырыла:

- мәктәп иреклелеге  (волонтерлык);

- студентлар иреклелеге (волонтерлык);

- эшкә яраклы халыкның иреклелеге (волонтерлык);

- "көмеш" иреклелек (волонтерлык).

Татарстан Республикасы территориясендә конкурсны «Мәгариф» милли проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында 2020 елның 19 маеннан 1 июненә кадәр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы үткәрә. Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасыннан проектлар исемлегенә керәчәк һәм җиңү яулаган очракта, финанс ярдәме алачак.

Гаризаларыгызны "Конкурска" дигән тамга белән suslovavladena@outlook.com электрон адресына җибәрергә кирәк.. Белешмәләр өчен телефон: +7 (953) 400-47-17.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International